Кышкы каникуллар дәвамында Дәүләт автоиспекциясе тарафыннан "Тукта! Тормышыңа куркыныч яный" акциясе бара.

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Ул кышкы чорда укучыларның юллардагы куркынычсызлыгын тәэмин итүне күздә тота. Әлеге максаттан чыгып башлынгыч сыйныф укучылары белән әлеге чара оештырылды да инде. Башта укучыларга яктылык кайтаргыч элементларның әһәмияте турында сөйләнелде, аңлатылды.Аннары барлык укучыларның да киемнәрендә әлеге элементларның булу-булмавы тикшерелде. Соңыннан укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре, юллар тирәсендә үз-үзеңне тоту буенча уеннар уйналды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International