8 январьдә Алан хоккей мәйданчыгында 4 команда катнашуында хоккей турниры уздырылды. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынга “Аюлар” эшче-яшьләр командасы, икенче урынга Югары Кибәхуҗа яшьләре командасы, өченче урынга Ямбулат авыл яшьләре командасы чыкты. Җиңүчеләргә турнирның төп спонсоры Фазылҗанов И.Ф. акчалата бүләк өләште.
Спортсменнарны җиңүләре белән котлыйбыз, аларга алдагы ярышларда зур уңышлар телибез.