Бәйгедә барлык әти-әниләр дә актив катнашты. Кулдан эшләнгән һәрбер чыршы матур зәвык белән эшләнгән һәм күз явын алырдай төрле төстәге уенчыклар белән бизәлгән иде. Бакча коллективы эшләргә бәя биргәндә, аерым гына беренче урынны билгели дә алмады. Шуңа күрә бу бәйгедә дуслык җиңде. Әти-әниләргә барысына да эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете, балаларының игелекле, акыллы, тәрбияле булуларын теләп калабыз һәм чын күңелебездән киләсе Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз!