14 нче декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Читайте свободно! Читайте повсюду!» дигән исем астында, бүгенге көндә сирәк очрый торган иҗтимагый хәрәкәт, Буккросинг яки китап әйләнеше оештырылды. Аның асылы бик гади: буккросингта катнашкан кеше җәмәгать урынында нинди дә булса китап калдырып китә, аны алып укыган кеше, шулай ук, башкалар укысын өчен үзенә кирәк булмаган китабын калдыра. Әлеге укулар эстафетасын башлап җибәрү өчен, без җәмәгать урыны итеп балалар китапханәсен тәкъдим иттек. Тәҗрибә күрсәткәнчә, китап укучы балалар башкалар укысын өчен үзләренең китапларын калдырырга риза. Бу юнәлеш китап укучыларда зур сорау тудырыр дип өметләнәбез.
Бүгенге көндә Балыклы авыл мәдәният йортында булачак “Моңнар агыла туган якта” дип исемләнгән район фестиваленә әзерлек эшләре бара.
Габдрахман Әпсәләмов (1911-1979) фронтовик язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Күргәзмәдә киң катлам укучы яратып укый торган “Ак чәчәкләр”, “Газинур”, “Алтын йолдыз”, “Сүнмәс утлар”, “Мәңгелек кеше”, “Агыла болыт” романнары урын алган. “Ак чәчәкләр”- татар язучысы тарафыннан язылган иң популяр роман, әлеге әсәр буенча кинофильм төшерелде.
Это дата отмечается с 2004 года по инициативе Организации Объединеннных Наций . В связи с этой датой в Тюлячинской межпоселенческой библиотеке организована книжная выставка под названием “Коррупция – глобальная проблема мирового сообщества”, которая раскрывает антикаррупционную тематику.
Алар арасында прозаик, язучы-публицист, шагыйрь Кави Нәҗми зур урын алып тора. Аның иҗаты белән таныштыру максатыннан чыгып,15 декабрьдә, Алан авылы китапханәсендә күргәзмә оештырылды.Күргәзмәгә Кави Нәҗминең төрле елларда язылган, аның талантын һәм иҗат үзенчәлекләрен билгели алырлык әсәрләре куелды.
Клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән чыршы бизәлеше өчен төрле уенчыклар ясыйлар.
Уен алдыннан балалар «Когда зажигаются ёлки» мультфильмыннан өзек карап уздылар. Балаларга яңа ел әкиятләрен искә төшерүдән тыш, төрле биремнәр һәм кроссворд чишергә туры килде.
Берләшмә әгъзалары белән берлектә Мәүлид кичәсе билгеләп үтелде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөрмәтенә мөнәҗәтләр, салават әйтелде. Алсу апа Гобәйдуллина тарафыннан Мәүлид догасы укылды, вәгазь сөйләнде. Чара милли ризыклардан әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.
Ватан Геройлары көнендә без хәрби геройлар белән беррәттән Хезмәт геройларын да хөрмәтлибез. 13 декабрь көнне Айдар авылы китапханәчесе 3 дәрәҗә Хезмәт даны ордены кавалеры, хезмәт ветераны Хаҗирә апа Садикова белән очрашып, аны туган көне һәм бу истәлекле дата белән тәбрикләп, аның хезмәт юлын яктырткан брошюра бүләк итте, яңа газет-журналлар, китаплар белән таныштырды.
Ул үзенең мәгънәсен югалтмый, елдан ел популярлаша гына бара. Кар – сын ясау өчен иң арзан материал.14 декбрь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче мәдәният йорты территориясенә кардан фигуралар ясадылар.