Габдрахман Әпсәләмов (1911-1979) фронтовик язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Күргәзмәдә киң катлам укучы яратып укый торган “Ак чәчәкләр”, “Газинур”, “Алтын йолдыз”, “Сүнмәс утлар”, “Мәңгелек кеше”, “Агыла болыт” романнары урын алган. “Ак чәчәкләр”- татар язучысы тарафыннан язылган иң популяр роман, әлеге әсәр буенча кинофильм төшерелде.