ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2016 ел
җомга

Әлеге күргәзмәдә 2017 ел символы – әтәч елына багышланган әкият китаплары урын алды. Китапханәче китап укучылар белән очрашу вакытында күргәзмәдәге китаплар буенча әңгәмә дә үткәрсә, бу китаплар тиз арада укырга да алына. Бүгенге көндә 8 китап укырга алынды

Шуны күздә тотып, Айдар авыл китапханәсендә дә 2015 елның гыйнвар аеннан  башлап "Китапханә сулышы" дип исемләнгән газета чыгарыла башлады. Газета кварталга 1 мәртәбә чыгарыла, искәрмә буларак, бәйрәм һәм юбилей даталары уңаеннан махсус саннары да бастырыла. 2016 елда "Китапханә сулышы" газетасының 6 саны дөнья күрде.

 “Ватан геройлары көне” нә карата, укучыларга үз илебезнең үткәненә, ата-бабалар батырлыгына ихтирам һәм горурлык тойгысы тәрбияләү максатыннан 13 декабрь  көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелде. Бу бәйрәмне билгеләп һәм аның белән горурланып без үз җилкәсендә сугыш авырлыкларын күтәргән кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез. Алар батырлыгыннан башка якты көн булмас иде.

Инвалидлар декадасы уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе китапханәчесе тумыштан инвалид булган авылдашларының өенә барып, китап-журналлар, күчтәнәчләр бүләк итте. Аларның кул эшләре белән танышып, рәхмәт хисләрен җиткерде.

Бу көннәрдә Күкчә авылы китапханәчесе “Йөрәктән- йөрәккә” - дип исемләнгән  рейд үткәрде. Рейд барышында китапханәче инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белеште һәм яңа китаплар белән таныштырды.

Китапханәче Мингазова Л.В. балаларга янәшәбездә авыр калган, ярдәм һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләр барлыгы турында сөйләде. Мисаллар аша кешеләргә карата ярдәмчел, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга кирәклеге турында аңлатты. “Тормышта могҗизага урын бар!” дип исемләнгән  китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә “Вмести против коррупции” дип исемләнгән стенд ясалды. Әлеге стендка коррупциягә каршы көрәшне яктырткан материаллар һәм коррупция фактларын хәбәр итү өчен “Ышаныч телефоны”урнаштырылды.

Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, Субаш авылы китапханәсендә, "Ачы язмышлылар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Инвалидлар декадасы кысаларында, китапханәче клуб мөдире белән берлектә сәламәтлекләре чикле булган авылдашларының өйләренә барып хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырдылар. Китапханәче аларны яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды.

Если размер Ваших обязательств превышает 500 тысяч рублей и выплата долга одному кредитору приводит к невозможности выплаты долга другому кредитору, Вы обязаны подать заявление о своем банкротстве.

Вы вправе подать заявление о своем банкротстве, если Вы предвидите свое банкротство и можете обосновать причины своей неплатежеспособности.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International