“Ватан геройлары көне” нә карата, укучыларга үз илебезнең үткәненә, ата-бабалар батырлыгына ихтирам һәм горурлык тойгысы тәрбияләү максатыннан 13 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелде. Бу бәйрәмне билгеләп һәм аның белән горурланып без үз җилкәсендә сугыш авырлыкларын күтәргән кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез. Алар батырлыгыннан башка якты көн булмас иде.