Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, Субаш авылы китапханәсендә, "Ачы язмышлылар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Инвалидлар декадасы кысаларында, китапханәче клуб мөдире белән берлектә сәламәтлекләре чикле булган авылдашларының өйләренә барып хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырдылар. Китапханәче аларны яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды.