ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2016 ел
җомга

Республика фәнни-гамәли конференциясендә Теләченең Балалар иҗат үзәге методисты Гараева Рушания Ринат кызы катнашты.

Баландыш  авылында обелискка укучылар, укытучылар беркетелеп, алар кышкы  чорда обелискның  тирә-ягын  чиста тоту, кышын  кардан  чистарту  эшләрен  башкаралар. Укучылар  укытучы  җитәкчелегендә атнаның  һәр пәнҗешәмбе көнендә  сугыш ветераны һәм  сугыш  чоры  балаларында  булып,  аларга  кар  көрәүдә,  йорт  эшләрендә  булышалар.

Җыелышта  2016 ел эшләренә  нәтиҗә ясалды. 2017 елга планнар билгеләнде. Алда булачак “Моңнар агыла туган якта” район фестивале һәм  яңа ел  бәйрәмнәре көнендә булачак бәйрәмнәр турында сөйләнде.

Алар арасында прозаик, язучы-публицист, шагыйрь Кави Нәҗми зур урын алып тора. Аның иҗаты белән таныштыру максатыннан чыгып,15 декабрьдә, Алан авылы китапханәсендә күргәзмә оештырылды.Күргәзмәгә Кави Нәҗминең төрле елларда язылган, аның талантын һәм иҗат үзенчәлекләрен билгели алырлык әсәрләре куелды.

Ул үзенең мәгънәсен югалтмый, елдан ел популярлаша гына бара. Кар – сын ясау өчен иң арзан материал.

14 декбрь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче мәдәният йорты территориясенә кардан фигуралар ясадылар.

Безнең бакча балалары түземсезләнеп Кыш бабай белән Кар кызы килгәнне көтәләр. Алар үз куллары белән кар бөртекләре яңа ел  уенчыклары ясадылар, тәрбияче апалары белән  төркемне бизәделәр һәм бик  тырышып яңа елга әзерләнәләр. Яңа ел балаларга бәхет –шатлык алып килсен иде.

Шуны исәпкә алып  мәктәбебездә фәннәр буенча административ контроль эшләр башланып китте. Алар график нигезендә алып барыла.  Үзләренең белемнәрен һәрбер сыйныф укучысы тикшерә алачак. Укучыларга уңышлар телибез!

Габдрахман Әпсәләмов (1911-1979) фронтовик язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Күргәзмәдә  киң катлам укучы яратып укый торган “Ак чәчәкләр”, “Газинур”, “Алтын йолдыз”, “Сүнмәс утлар”, “Мәңгелек кеше”, “Агыла болыт” романнары урын алган. “Ак чәчәкләр”- татар язучысы тарафыннан язылган иң популяр роман, әлеге әсәр буенча кинофильм төшерелде.

2016 елның 12 декабрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре видеокоференция җыелышында катнаштылар.

2016 елның 6 декабрь көнендә “Родник” халыкка социаль хезмәт  күрсәтү  комплекслы үзәге белгечләре график нигезендә консультатив көн белән Олы Мәтәскә авылы җирлегендә булып кайттылар. Алар төрле категориядән булган гаиләләргә  социаль проблемаларны чишүдә  хезмәт күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International