Во исполнение статьи 69 Федерального закона от 10 января 2002 года № 7-ФЗ «Об охране окружающей среды», Постановления Правительства Российской Федерации от 23.06.2016 №572 «Об утверждении Правил создания и ведения государственного реестра объектов, оказывающих негативное воздействие на окружающую среду» Министерством экологии и природных ресурсов Республики Татарстан проводится приём заявок для постановки на государственный учет объектов, оказывающих негативное воздействие на окружающую среду и подлежащих региональному государственному экологическому надзору.
Барлык район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кампаниягә җентекләп әзерлиләр. Бугенге көндә, район буенча техника ремонты: тракторлар-43%, чәчкечләр-61%, культиваторлар-58% хәм тырмалар-100% тәшкил итә. ҖЧҖ «Алан» хәм ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыклары тагылма агрегатларын, чәчкечләрне хәм культиваторларны, ҖЧҖ «Таң», хуҗалыгы тагылма агрегатларын хәм культиваторларны 100% ремонтлап бетерделәр.
Район хуҗалыкларына техниканы 2017 елгы кыр эшләренә әзерләү өчен 44 млн. сумга якын чыгым тоту таләп ителәчәк, 7,5 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган.
Районда барысы 15 ремонтлау остаханәсе, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү өчен 14 пункт бар, 20 ремонтлау звеносы эшли.
Клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән чыршы бизәлеше өчен төрле уенчыклар ясыйлар.
Уен алдыннан балалар «Когда зажигаются ёлки» мультфильмыннан өзек карап уздылар. Балаларга яңа ел әкиятләрен искә төшерүдән тыш, төрле биремнәр һәм кроссворд чишергә туры килде.
3нче декабрь көнне Теләченең “Батыр” спорт комплексында 1999 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер малайлар арасында Россиянең билбау көрәше буенча спорт мастеры Нургалиев Раил призына билбау көрәш ярышлары уздырылды. Бу бәйгедә Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче Мараков Ислам да катнашты. Ул күпчелек көндәшләрен келәмдә җиңеп, дәрәҗәле 1нче урынга лаек булды һәм танылган спорт остасы Нургалиев Р. аңа медаль һәм грамота тапшырды.
Дүшәмбе көнне балалар бакчасына Ислам медален һәм грамотасын алып килгән иде. Ул балаларга үзенең ярышта катнашуы һәм ничек итеп җиңү яулавы турында горурланып сөйләде. Балалар аның бүләкләренә шаккатып карап тордылар, бигрәк тә малайлар “ак көнләшү” белән аңа төрле сораудар бирделәр. Киләчәктә үзләре дә мондый ярышта катнашырга теләкләре барлыгын белдерделәр.
Берләшмә әгъзалары белән берлектә Мәүлид кичәсе билгеләп үтелде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөрмәтенә мөнәҗәтләр, салават әйтелде. Алсу апа Гобәйдуллина тарафыннан Мәүлид догасы укылды, вәгазь сөйләнде. Чара милли ризыклардан әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.
Ватан Геройлары көнендә без хәрби геройлар белән беррәттән Хезмәт геройларын да хөрмәтлибез. 13 декабрь көнне Айдар авылы китапханәчесе 3 дәрәҗә Хезмәт даны ордены кавалеры, хезмәт ветераны Хаҗирә апа Садикова белән очрашып, аны туган көне һәм бу истәлекле дата белән тәбрикләп, аның хезмәт юлын яктырткан брошюра бүләк итте, яңа газет-журналлар, китаплар белән таныштырды.
ТНВ каналында күрсәтелүче “Тамчы -шоу” интеллектуаль викторинасы Татарстан, Россия генә түгел, бөтендөнья киңлекләрен дә колачлый. Бу уенда төрле төбәкләрдә яшәүче 6-8 сыйныф укучылары катнаша.Алар география, биология, әдәбият-сәнгать өлкәсендә көч сынашалар, илләр тарихын, культурасын яхшы белүләрен күрсәтәләр.
13 декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гыйниятуллина Нурсәнә Мөхәррәм кызы бу уенда жюри буларак катнашты. Балалар һәм яшьләр тапшыруы белән элемтәдә торганы һәм шушы уенны оештыруда катнашканы өчен ул Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә физика- атематика һәм информатика атналыгы булып үтте. Укучылар өчен атна дәвамында . “ФАНТАЗИЯ” темасына иҗади эшләр конкурсы барды,информатикадан “БРЕЙН-РИНГ” интеллектуаль уены, “МАТЕМАТИК МОЗАИКА” темасына турнир,“ЙОЛДЫЗЛЫ СӘГАТЬ” исемле физик тамаша,“ТЕЛӘЧЕГӘ – 25 ЯШЬ: САННАР ҺӘМ ФАКТЛАР” темасына математик иртә үтте. Укучылар атналыкта бик актив катнаштылар. Атналык нәтиҗәләр буенча укучыларга Мактау Грамоталары тапшырылды.
2016-2017 нче уку елының II чиреге ахырына якынлашып килә. Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшереп карау максатыннан, мәктәбебезнең барлык сыйныфларында да аерым предметлардан административ контроль эшләр башланып китте. Укучыларга укуларында уңышлар телибез.