3нче декабрь көнне Теләченең “Батыр” спорт комплексында 1999 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер малайлар арасында Россиянең билбау көрәше буенча спорт мастеры Нургалиев Раил призына билбау көрәш ярышлары уздырылды. Бу бәйгедә Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче Мараков Ислам да катнашты. Ул күпчелек көндәшләрен келәмдә җиңеп, дәрәҗәле 1нче урынга лаек булды һәм танылган спорт остасы Нургалиев Р. аңа медаль һәм грамота тапшырды.
Дүшәмбе көнне балалар бакчасына Ислам медален һәм грамотасын алып килгән иде. Ул балаларга үзенең ярышта катнашуы һәм ничек итеп җиңү яулавы турында горурланып сөйләде. Балалар аның бүләкләренә шаккатып карап тордылар, бигрәк тә малайлар “ак көнләшү” белән аңа төрле сораудар бирделәр. Киләчәктә үзләре дә мондый ярышта катнашырга теләкләре барлыгын белдерделәр.