14 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Дәүләт педагогия университеты базасында «Диалог культур в современном образовательном пространстве» темасына республика конференциясе үткәрелде. Республика фәнни – гамәли конференциясендә Теләченең 3нче балалар бакчасы мөдир урынбасары да Е.В. Сафина катнашты. Конференциядән балаларда халыкара аралашу культурасын тәрбияләүгә, халыкара дуслыкны ныгытуга багышланган күпкырлы тәҗрибә үрнәкләрен өйрәнеп кайттылар.
14 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Дәүләт педагогия университеты базасында «Диалог культур в современном образовательном пространстве» темасына республика конференциясе үткәрелде. Республика фәнни – гамәли конференциясендә № 3 балалар бакчасы җитәкчесе урынбасары Е.В. Сафина, Балалар иҗат үзәге методисты Р.Р. Гәрәева, Узәк урта гомумбелем мәктәбенең татар теле укытучысы Г.Р. Хаҗиева һәм Теләче урта гомумбелем мәктәбенең милли белем буенча директор урынбасары Д.Г. Фәтхрахманова катнашты. Алар балаларда халыкара аралашу культурасын тәрбияләүгә, халыкара дуслыкны ныгытуга багышланган күпкырлы тәҗрибә үрнәкләрен өйрәнеп кайттылар.
Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшереп карау максатыннан, мәктәбебезнең барлык сыйныфларында да аерым предметлардан контроль эшләр башланып китте. Укучыларга укуларында уңышлар телибез.
Бүген безнең укучылар да кыш бабай, кар кызы һәм башка төр әкият геройларының сыннарын ясадылар, чыршыбызны алллы-гөлле утлар белән бизәделәр. Яңа ел алдыннан мәктәп каршысына бәйрәм төсе кертергә кирәк. 2017 нче ел Әтәч елы мәктәбебезгә бары тик уңышлар гына алып килсен иде. Якынлашып килүче Яңа еллар белән сезне!
Логик фикерләүгә карата булган биремнәр укучылар өчен мавыктыргыч булды. Балалар олимпиадада бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләр диплом белән бүләкләнде. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
Бу ярышларда Телэче районыннан Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Шигапов Салават Салихович җитәкчелегендә «Яшь автомодельче» түгәрәгенә йөрүче укучылар 5 енче урын алып, ярышларныӊ икенче этабына уздылар.
Әлеге күргәзмәдә 2017 ел символы – әтәч елына багышланган әкият китаплары урын алды. Китапханәче китап укучылар белән очрашу вакытында күргәзмәдәге китаплар буенча әңгәмә дә үткәрсә, бу китаплар тиз арада укырга да алына. Бүгенге көндә 8 китап укырга алынды.
Аның асылы бик гади: буккросингта катнашкан кеше җәмәгать урынында нинди дә булса китап калдырып китә, аны алып укыган кеше, шулай ук, башкалар укысын өчен үзенә кирәк булмаган китабын калдыра. Әлеге укулар эстафетасын башлап җибәрү өчен, без җәмәгать урыны итеп балалар китапханәсен тәкъдим иттек. Тәҗрибә күрсәткәнчә, китап укучы балалар башкалар укысын өчен үзләренең китапларын калдырырга риза. Бу юнәлеш китап укучыларда зур сорау тудырыр дип өметләнәбез.
Шуны күздә тотып, Айдар авыл китапханәсендә дә 2015 елның гыйнвар аеннан башлап "Китапханә сулышы" дип исемләнгән газета чыгарыла башлады. Газета кварталга 1 мәртәбә чыгарыла, искәрмә буларак, бәйрәм һәм юбилей даталары уңаеннан махсус саннары да бастырыла. 2016 елда "Китапханә сулышы" газетасының 6 саны дөнья күрде.
“Ватан геройлары көне” нә карата, укучыларга үз илебезнең үткәненә, ата-бабалар батырлыгына ихтирам һәм горурлык тойгысы тәрбияләү максатыннан 13 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелде. Бу бәйрәмне билгеләп һәм аның белән горурланып без үз җилкәсендә сугыш авырлыкларын күтәргән кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез. Алар батырлыгыннан башка якты көн булмас иде.