Бүген безнең укучылар да кыш бабай, кар кызы һәм башка төр әкият геройларының сыннарын ясадылар, чыршыбызны алллы-гөлле утлар белән бизәделәр. Яңа ел алдыннан мәктәп каршысына бәйрәм төсе кертергә кирәк. 2017 нче ел Әтәч елы мәктәбебезгә бары тик уңышлар гына алып килсен иде. Якынлашып килүче Яңа еллар белән сезне!