ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Безнең Баландыш төп гомуми белем бирү  мәктәбендә  тәнәфесләр күңелле үтә. Укучылар көндәлек хәрәкәт режимын төгәл үтиләр. Спортзалда баскетбол,бадминтон,өстәл теннисы уеннарын яратып уйныйлар.

3 декабрь Россиядә өченче ел рәттән Билгесез Солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә.  Шул уңайдан  3 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә класс сәгатьләре  үткәрелде. Әлеге дәресләр “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!“ девизы астында узды. Укучылар әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, видеофильмнар, презентацияләр карадылар, шигырьләр тыңландылар.

Олы Мишә урта мәктәбендә 1 декабрьдән  “Яхшылык эшлә!”  акциясе башланды. Бу  акция  кысаларында план нигезендә төрле чаралар үткәрелә. “Йөрәктән-йөрәккә”  һ.б. темаларга сыйныф сәгатьләре уздырыла. 2 декабрь көнне укучыларыбыз район күләмендә үткәрелгән бәйрәмдә катнашып кайттылар.

Физик мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбыз өчен бәйрәм кысаларында түбәндәге чаралар уздырылды:

  • Кызыксындырган сораулар буенча түгәрәк өстәл;
  • Кул эшләнмәләре күргәзмәсе һәм сату;
  • Физик мөмкинлекләре чикле булган балаларның фотографияләре күргәзмәсе;
  • Концерт программасы;
  • Спорт уеннары

Башкарма комитетның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге, балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге, балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе һәм “Олимп” яшьләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан шашки, дартс, кул көрәше һәм колясканы фигуралы йөртү буенча уеннар уздырылды. Һәр теләүче уеннарда катнашып, истәлекле бүләкләр отты.

Анда районыбыз балалар бакчаларында эшләүче педагог-психологлар катнашты, шул исәптән  Теләченең 3нче балалар бакчасыннан Баева А.Г.да катнашып үзенең көчен сынады. Катнашучылар мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары белән беренче өлештә ачык шөгыль , аннары мастер-класс һәм тренинглар күрсәттеләр. Коллегабызга алга таба да эшләрендә уңышлар теләп калабыз!

2 декабрь  көнне Баландыш төп мәктәбендә бердәнбер, иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләргә багышланган “Иң кадерлем, әнием” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәм матур җырлар, шигырьләр  белән үрелеп барды. Барлык әниләргә рәхмәт һәм хөрмәтләү сүзләре әйтелде.Укучылар әниләренә үзләренең кул эшләрен дә бүләк иттеләр.


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Түгәрәкләргә йөрүче укучылар тарафыннан  быел да “Ал конверт” исемле акция үткәрелде. Алар инвалидларга терәк-хат һәм тылсымлы йөрәкләр бүләк иттеләр. Әлеге бүләкләр 2 декабрь көнне инвалидларга багышланган чарада тапшырылды.

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан  1 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә класс сәгатьләре  үткәрелде. Укучыларга ВИЧ  һәм СПИД , аны дәвалау ысуллары, профилактика чаралары турында сөйләнде. Укучылар бердәм рәвештә “СПИДка – юк! Тормышка – әйе! девизына кушылып, аның символы булган кызыл тасмаларны беркеттеләр.

Бәйрәмдә  катнашучылар өчен күп кенә чаралар оештырылган иде. Алар:

  • район оешмалары специалистлары катнашында “Түгәрәк өстәл”;
  • кул эшләре күргәзмәсе;
  • мөмкинлеге чикләнгән балалар төшергән фото сурәтләрдән конкурс;
  • мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм өлкәннәр чыгышы.

         Ә гаиләгә һәм балаларга  социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен фокус элементлары кертелгән социаль-анимацион чара үткәрделәр.

         Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды.

Алар өчен “Безнең йөрәк җылысы” исемле чара уздырылды. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан, мөмкинлекләре чикле балаларга, китаплар бүләк итү кебек игелекле гамәл бер ел элек барлыкка килгән иде. Китапханәгә йөри алмаган балалар канәгать калырлар һәм китап укуга кызыксынулары артыр дип өметләнәбез. Әлеге чара дусларча чәй эчү белән төгәлләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International