ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Ә сау-сәламәт кешеләр, бу декада кысаларында булса да, мөмкин кадәр аларның тормышларын җиңеләйтергә, моңсу күңелләрен күтәрү кебек изге гамәлләр кылырга тиештер. Инвалидлар декадасы уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе китапханәчесе тумыштан инвалид булган авылдашларының өенә барып, китап-журналлар, күчтәнәчләр бүләк итте. Аларның кул эшләре белән танышып, рәхмәт хисләрен җиткерде.

Кышкы зәһәр җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп,азык  эзләүче кошларны күргәнегез бармы сезнең? Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм көтә. Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра.Шуны күздә тотып, Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кошларга ярдәм итәргә булдылар. Җимлекләр ясап, мәктәп янындагы агачларга элеп куйдылар. Көн саен җимлектәге кошларны көнбагыш, кабак орлыклары белән сыйлыйлар.

“Ел психологы” конкурсында  Теләченең 3 нче балалар бакчасының педагог-психолыгы Баева А.Г. беренче  урынны  яулады. Шунысын да әйтеп үтик, бәйге  дә гадәти булмады. Ачык дәрес, эссе, мастер-класс кебек биремнәр белемле булудан тыш тапкыр, җитез булуны да таләп итә. Барлык балалар бакчасында һәм мәктәптә эшләүче  педагог-психологларның иң элек профессиональ белем көчләрен сынатып уздырылган бәйге иде ул.

 Коллегабызны коллектив исеменнән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар, сөенечләр юлдаш булсын иде.

Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында “ Балалар бакчалары өчен түләүнең төп һәм өстәмә конпенсациясен кайтару ” темасына гомуми ата-аналар  җыелышы булып узды.  Җыелыш барышында Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районы буенча 41 нче номерлы матди ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе  Нигъмәтҗанов Ф.В. әти-әниләргә балалар бакчалары өчен түләүнең төп һәм өстәмә конпенсациясен кайтару өчен электрон рәвештә гаризалар тутыру тәртибен аңлатып үтте.

Җыелыш барышында әти-әниләр үзләрен  борчыган сорауларын бирделәр.

Старший воспитатель Тюлячинского детского сада №2 Галимова Н.Ф. в составе делегации Тюлячинского района 9 декабря участвовала в  республиканской  конференции  работников образования и науки по теме: «Опыт реализации преемственности дошкольного и начального общего образования в условиях введения федерального государственного образовательного стандарта», которая прошла в поселке городского типа Уруссу Ютазинского района РТ.  Конференция была организована Министерством образования и науки РТ совместно с  Государственным автономным образовательным учреждением дополнительного профессионального образования «Институт развития образования РТ».

2016 елның 8-10 декабрендә Түбән Кама шәһәрендә 1999-2001 елда туган егетләр, кызлар арасында Шамил Садриев истәлегенә билбау көрәше буенча турнир булып үтте. Теләче спорт мәктәбе тренерлары Сафин Алмаз, Җәләлиев Фәнис  җитәкчелегендә әлеге ярышта спорт мәктәбе укучылары катнашты.

 

Көрәш нәтижәләре буенча:

 

Белоусова Виктория (57 кг)- 4 урында

Гиниятуллина Гузалья (48 кг)- 4 урында

Салимова Анастасия (60 кг)- 4 урында

Хабибуллин Мухаммат (71 кг)- 4 урында

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында“Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов А.А. җитәкчелегендә «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да чыгыш ясады.

Ярышлар нәтиҗәсендә:

Хәлилова Диләрә -3 урында

Ершов Андрей -3 урында

Фәсхиев Салават-4 урында

Гәрәев Салават-3 урында

Татарстан Республикасы бу ярышларда 1 урын яулады.

 

Әлеге спортсменнар 2017 елның февраль аенда Мәскәү шәһәрендә узачак Россия беренчелегендэ катнашу хокукы алды.

Укучыларга  ГТО билгеләре һәм таныклыклары тапшырдылар. Алар арасында алтын,  көмеш һәм  бронза билгеләргә лаек булучылар бар. Әлеге укучылар 11 төр күнегү буенча нормативлар тапшырганнар иде. Мәктәп директоры Салават Сатлыкович укучыларга киләчәктә зур уңышлар, сәламәтлек һәм тагын да югарырак үрләр яулавын теләде. || Комплекс ГТО предусматривает подготовку к выполнению и непосредственное выполнение населением различных возрастных групп установленных нормативных требований по трем уровням трудности, соответствующим золотому, серебряному и бронзовому знакам отличия «Готов к труду и обороне» (ГТО).12 декабря в Старозюринской средней общеобразовательной школе прошло торжественное вручение знаков ГТО.

Утырышта 5 көн тәртибе каралды, әлеге көн тәртибе буенча Россия Федерациясеның Татарстан Республикасы буенча тикшеру комитеты идарәсенең  Арча районара тикшеру булеге җитэкчесе урынбасары  И.Н.Әхмәдшин, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең территораль үсеш буенча урынбасары И.А.Миңнегулов, район хисап палатасы рәисе Салават Фэрхетдинов, муниципаль район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Юрий Емельянов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктур усеш бүлеге әйдәп баручы белгече Ф.Ф.Галиәхмәтовалар чыгыш ясадылар. Азактан утырышта каралган көн тәртипләре буенча 7  пунктан торган карар чыгарылды.

Әлеге дата 2004 елдан билгеләп үтелә. 9 декабрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә югары сыйныф укучылары белән шундый очрашу булып үтте. Чарада район прокуроры урынбасары Рамил Сөнгатуллин укучыларга коррупция турында сөйләде. Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Чулпан Шиһабетдинова районда коррупциягә каршы эшләр белән таныштырды. Очрашу барышында Олы Мәтәскә авылы имамы Файзуллин И.Г. укучыларга үз фикерләрен җиткерде, аларны тәртипле, әдәпле  булырга чакырды. Укучылар үз чиратында коррупция темасы буенча белемнәрен күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International