9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Әлеге дата 2004 елдан билгеләп үтелә. 9 декабрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә югары сыйныф укучылары белән шундый очрашу булып үтте. Чарада район прокуроры урынбасары Рамил Сөнгатуллин укучыларга коррупция турында сөйләде. Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Чулпан Шиһабетдинова районда коррупциягә каршы эшләр белән таныштырды. Очрашу барышында Олы Мәтәскә авылы имамы Файзуллин И.Г. укучыларга үз фикерләрен җиткерде, аларны тәртипле, әдәпле  булырга чакырды. Укучылар үз чиратында коррупция темасы буенча белемнәрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International