Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында “ Балалар бакчалары өчен түләүнең төп һәм өстәмә конпенсациясен кайтару ” темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш барышында Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районы буенча 41 нче номерлы матди ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Нигъмәтҗанов Ф.В. әти-әниләргә балалар бакчалары өчен түләүнең төп һәм өстәмә конпенсациясен кайтару өчен электрон рәвештә гаризалар тутыру тәртибен аңлатып үтте.
Җыелыш барышында әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.