Кышкы зәһәр җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп,азык эзләүче кошларны күргәнегез бармы сезнең? Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм көтә. Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра.Шуны күздә тотып, Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кошларга ярдәм итәргә булдылар. Җимлекләр ясап, мәктәп янындагы агачларга элеп куйдылар. Көн саен җимлектәге кошларны көнбагыш, кабак орлыклары белән сыйлыйлар.