Ә сау-сәламәт кешеләр, бу декада кысаларында булса да, мөмкин кадәр аларның тормышларын җиңеләйтергә, моңсу күңелләрен күтәрү кебек изге гамәлләр кылырга тиештер. Инвалидлар декадасы уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе китапханәчесе тумыштан инвалид булган авылдашларының өенә барып, китап-журналлар, күчтәнәчләр бүләк итте. Аларның кул эшләре белән танышып, рәхмәт хисләрен җиткерде.