Семинарда безнең мәктәпнең математика укытучылары Юнусова Р.Р. һәм Закирова А.Г ачык дәрес күрсәттеләр, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә.
Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен – шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады.
Илебез тарихы белән бәйле законнарны бөтен кеше дә белергә тиеш. Конституция – безнең төп Законыбыз. Хәзерге тормышта хокуклар турында барысын да белергә кирәк, чөнки ул төрле мәсьәләләрне дөрес хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Шул уңайдан Алан балалар бакчасында балалар белән “Дәүләт символлары һәм Россия Федерациясенең Конституциясе”дигән әңгәмә үткәрелде. Дәүләт символлары (флаг,герб,гимн) һәм РФ Конституциясе турында сөйләштек ,презентация карадык. Россия Федерациясенең символлары илебезне тарихын искә төшерүче тарихи чыганаклар. Чөнки дәүләтебез зур, тарихи истәлекләргә бай. Конституциядә нәрсә турында язылганын аңларга тырыштык. (Конституциядә дәүләт төзелеше, гражданнарның бурычлары һәм хокуклары турында язылган. Мәсәлән кеше белем алырга, сәламәтлеге турында кайгыртырга, ял итәргә хокуклы, шулай ук хокуклар белән бергә бурычлар да бар. Табигатьне, туган илен сакларга бурычлы)
2016 елның 12 декабре көнне ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан имзаланган график нигезендә хуҗалыкларның агрономнары һәм инженерлары Казан шәһәренә белемнәрен арттыру курсларына җибәрелде.
Исеме бик авыр әйтелешле булса да, аның җисемендә һәркем өчен бик тә кирәкле булган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ята. Шуңа күрә спорт белән массакүләм шөгыльләнү кирәклеген күздә тотып,илбашы шундый карарга килгәндер инде. Безнең Олы Мишә мәктәбендә әлеге фикерне бик сөенеп кабул иттеләр. Мәктәптән кайткач,ялкауланып ятмаска,компьютер яки телевизор экраннарыннан аерып торырга бик яхшы чара ул. Мәктәбебезнең һәр баласы ГТОның нәрсә икәнен яхшы белә.Чөнки икенче ел инде ГТО нормативларын тапшыралар. Укучыларыбыз алтын,көмеш ,бронза медальләр яуладылар.
Мәктәпнең тышкы ягын кардан сыннар, укучыларның күмәк көче белән бизәлгән чыршы бизәп торса, мәктәп эченә куелачак чыршыга да матур уенчыклар әзерләнә башлады.
“Теләче” хоккей клубы Азнакайның “Азнакай бөркетләре” командасы белән кызу уен уйнап, 6:3 исәбе белән бирелергә мәҗбүр булды.
10 нчы декабрь көнне 6 - нчы сыйныф укучылары СССР Герое Хәбибуллина Наилә Хәбибулловна белән очрашты. Очрашу Русиянең Хәрби дан – Ватан Геройлары көненә Багышланган иде. Наилә Хәбибулловна укучыларга үзенең тормышы, комсомол, партия сафларындагы эшчәнлеге, КПССның 26 нчы съезды делегаты булуы һәм медаль, орденнар белән бүләкләнү тарихлары хакынды сөйләде. Аның тормышчан, күнел кузгатырлык шигырләрен укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Яш буын үзенең геройларын белергә һәм, алардан үрнәк алып, Ватанга хезмәт итәргә йөрәнергә тиеш.
Хезмәткә һәм саклануга әзер!- совет эпохасы спортчыларының девизы безнең тормышыбызга яңадан әйләнеп кайтты.. Бүген мәктәбебездә бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексы – ГТО билгеләрен 2 укучыга : Фәсхиев Салават һәм Шакиров Айбулатка тапшыру тантанасы булып узды. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы 11 төр күнегү буенча нормативлар тапшыруны үз эченә ала. Укучыларга мактаулы билгеләрне Баландыш төп мәктәбе директоры Хузин Ю.Р. тапшырды. Ул үз чыгышында:” Без укучыларыбызны ГТО тапшыру өчен физкультура дәресләрендә әзерлибез, укучыларга аңлату эшләре дә алып барабыз”-дип билгеләп үтте. Искәртеп үтик, ГТО тапшыруны В.В.Путин тәкъдим иткән иде. Бүгенге көндә ГТО ны укучылар гына түгел пенсионерлар да тапшыра ала.
12 декабрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә ГТО билгеләрен тапшыру булды. Спортта казанышлары белән аерылып торган 11 укучы әлеге билгегә лаек дип табылды. Алар арасында бер алтын, җиде көмеш, өч бронза билгеләре бар. Без аларга киләчәктә зур уңышлар, сәламәтлек телибез!
Ярышта безнең районнан Үзәк мәктәбе егетләре һәм Теләче мәктәбе кызлары җыелма командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, районыбызның ике җыелма командасы да 4 нче урынга лаек булды.