10 декабрь көнне “Батыр” спорт комплексында мини-футбол буенча 2000-2003 елгы кызлар арасында район беренчелеге уздырылды. Ярышта 7 команда катнашты. Җиңүче командалар түбәндәгечә:
1 урын: Теләче мәктәбе
2 урын: Үзәк мәктәбе
3 урын: Шәдке мәктәбе
Олы Мишә урта мәктәбендә Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Укучылар яңа ел уенчыклары ясап, мәктәп ишек алдындагы чыршыны бизәп куйдылар. Ә хәзер укучыларыбыз Яңа ел тамашасына әзерләнәләр.
4 декабрьдә Зәйнуллина Раушания Хәким кызы җитәкчелегендә укучыларыбыз Нәҗипов Зөлфәт, Җаббаров Гадел, Галлямов Мурат Казанда К. Тинчурин исемендәге театрның йомгаклу концертында булып кайттылар. Алар Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең зона этабында катнашканы өчен, Диплом белән бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
Безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары командасы -беренче урында. Аларны уңышлары белән котлыйбыз. Республика ярышларында, аларга зур уңышлар теләп калабыз.
Әлеге спектакль Аналар көне уңаеннан күрсәтелде.
Бу брошюрада авыл тарихы, колхоз, мәктәп, китапханә, хоккей тарихлары турында мәгълуматлар тупланды. Шулай ук, авылдан чыккан күренекле шәхесләр турында да язмалар урын алды.
Мәктәбебездә “Яңа ел бәйрәме”нә әзерлек башланды. Мәктәпнең тышкы ягын кардан сыннар бизәсә,эчке ягын укучылар чыршы бизәгеч уенчыклар белән бизи башладылар. Класс- кабинетларга,коридорга бәйрәм төсе керде. Укучылар дәресләрдә 2 чиреккә йомгаклау контроль эшләре эшләделәр, дәресләрдән соң “Яңа ел бәйрәме”нә газеталар чыгардылар,күмәк биюләр,җырлар өйрәнделәр.
8 декабрь көнне Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә укучылар арасында үткәрелгән иҗади конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурска 200 эш тапшырылган . Җиңүчеләр арасында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучысы Миннебаев И.да бар. Ул үзенең сочинениесендә коррупция белән бәйле гамәлләрне тәнкыйтьләп язган, андый кешеләрне җәзага тартырга кирәклеген әйткән. Илназга Татарстан Республикасы Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырды. Укучыны һәм рус теле укытучысы Арсланова И.М. ны уңышлары белән котлыйбыз.
Ул көнне Геройлар Республикабызның хөкемәт йорты буенча экскурсияда булдылар. Аннан сон Казанская ратуша бинасында Татарстан Республикасы премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында бәйрәмнең тантаналы өлеше үтте.
Бу чараларда Социалистик хезмәт герое Гөлбикә Кэримова катнашты.
Мәктәп китапханәсендә әлеге темага китап күргәзмәсе оештырылган иде.