Мәктәбебездә “Яңа ел бәйрәме”нә әзерлек башланды. Мәктәпнең тышкы ягын кардан сыннар бизәсә,эчке ягын укучылар чыршы бизәгеч уенчыклар белән бизи башладылар. Класс- кабинетларга,коридорга бәйрәм төсе керде. Укучылар дәресләрдә 2 чиреккә йомгаклау контроль эшләре эшләделәр, дәресләрдән соң “Яңа ел бәйрәме”нә газеталар чыгардылар,күмәк биюләр,җырлар өйрәнделәр.