8 декабрь көнне Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә укучылар арасында үткәрелгән иҗади конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурска 200 эш тапшырылган . Җиңүчеләр арасында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучысы Миннебаев И.да бар. Ул үзенең сочинениесендә коррупция белән бәйле гамәлләрне тәнкыйтьләп язган, андый кешеләрне җәзага тартырга кирәклеген әйткән. Илназга Татарстан Республикасы Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырды. Укучыны һәм рус теле укытучысы Арсланова И.М. ны уңышлары белән котлыйбыз.