ГТО значоклары

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Исеме  бик  авыр әйтелешле булса да, аның җисемендә  һәркем өчен бик тә кирәкле  булган сәламәт  яшәү  рәвешен  пропагандалау ята. Шуңа күрә спорт белән массакүләм шөгыльләнү кирәклеген күздә тотып,илбашы  шундый карарга килгәндер инде. Безнең Олы Мишә мәктәбендә әлеге фикерне бик сөенеп кабул иттеләр. Мәктәптән кайткач,ялкауланып ятмаска,компьютер яки телевизор экраннарыннан  аерып торырга бик яхшы чара ул. Мәктәбебезнең һәр баласы ГТОның нәрсә икәнен  яхшы белә.Чөнки икенче ел инде ГТО нормативларын тапшыралар. Укучыларыбыз алтын,көмеш ,бронза медальләр яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International