12 декабрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә ГТО билгеләрен тапшыру булды. Спортта казанышлары белән аерылып торган 11 укучы әлеге билгегә лаек дип табылды. Алар арасында бер алтын, җиде көмеш, өч бронза билгеләре бар. Без аларга киләчәктә зур уңышлар, сәламәтлек телибез!