Хезмәткә һәм саклануга әзер!- совет эпохасы спортчыларының девизы безнең тормышыбызга яңадан әйләнеп кайтты.. Бүген мәктәбебездә бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексы – ГТО билгеләрен 2 укучыга : Фәсхиев Салават һәм Шакиров Айбулатка тапшыру тантанасы булып узды. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы 11 төр күнегү буенча нормативлар тапшыруны үз эченә ала. Укучыларга мактаулы билгеләрне Баландыш төп мәктәбе директоры Хузин Ю.Р. тапшырды. Ул үз чыгышында:” Без укучыларыбызны ГТО тапшыру өчен физкультура дәресләрендә әзерлибез, укучыларга аңлату эшләре дә алып барабыз”-дип билгеләп үтте. Искәртеп үтик, ГТО тапшыруны В.В.Путин тәкъдим иткән иде. Бүгенге көндә ГТО ны укучылар гына түгел пенсионерлар да тапшыра ала.