12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә.
Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен – шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады.
Илебез тарихы белән бәйле законнарны бөтен кеше дә белергә тиеш. Конституция – безнең төп Законыбыз. Хәзерге тормышта хокуклар турында барысын да белергә кирәк, чөнки ул төрле мәсьәләләрне дөрес хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Шул уңайдан Алан балалар бакчасында балалар белән “Дәүләт символлары һәм Россия Федерациясенең Конституциясе”дигән әңгәмә үткәрелде. Дәүләт символлары (флаг,герб,гимн) һәм РФ Конституциясе турында сөйләштек ,презентация карадык. Россия Федерациясенең символлары илебезне тарихын искә төшерүче тарихи чыганаклар. Чөнки дәүләтебез зур, тарихи истәлекләргә бай. Конституциядә нәрсә турында язылганын аңларга тырыштык. (Конституциядә дәүләт төзелеше, гражданнарның бурычлары һәм хокуклары турында язылган. Мәсәлән кеше белем алырга, сәламәтлеге турында кайгыртырга, ял итәргә хокуклы, шулай ук хокуклар белән бергә бурычлар да бар. Табигатьне, туган илен сакларга бурычлы)