Аның асылы бик гади: буккросингта катнашкан кеше җәмәгать урынында нинди дә булса китап калдырып китә, аны алып укыган кеше, шулай ук, башкалар укысын өчен үзенә кирәк булмаган китабын калдыра. Әлеге укулар эстафетасын башлап җибәрү өчен, без җәмәгать урыны итеп балалар китапханәсен тәкъдим иттек. Тәҗрибә күрсәткәнчә, китап укучы балалар башкалар укысын өчен үзләренең китапларын калдырырга риза. Бу юнәлеш китап укучыларда зур сорау тудырыр дип өметләнәбез.