“Тамчы -шоу” да кунакта.

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

ТНВ каналында күрсәтелүче   “Тамчы -шоу” интеллектуаль  викторинасы  Татарстан, Россия генә  түгел,  бөтендөнья киңлекләрен дә колачлый. Бу  уенда  төрле төбәкләрдә яшәүче  6-8 сыйныф  укучылары  катнаша.Алар  география, биология, әдәбият-сәнгать  өлкәсендә  көч  сынашалар, илләр  тарихын, культурасын  яхшы  белүләрен  күрсәтәләр.

    13 декабрь  көнне  Олы Мишә  урта  мәктәбенең  башлангыч  сыйныфлар  укытучысы  Гыйниятуллина  Нурсәнә  Мөхәррәм кызы  бу уенда  жюри  буларак  катнашты. Балалар  һәм яшьләр тапшыруы белән элемтәдә торганы һәм шушы уенны оештыруда катнашканы өчен ул Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International