Әлеге спектакль Аналар көне уңаеннан күрсәтелде.
Бу акциядә "Хәзинә" берләшмәсенә йөрүче балалар катнашты. Кышлаучы кошлар турында әңгәмә булды һәм пластик шешәдән җимлек ясалды.Бу әзерләнгән җимлеккә кошлар өчен көнбагыш салынды һәм китапханә бакчасындагы агачка эленде. Безнең бу сыйдан кош-корт бик шат иде.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 17,8 кг. туры килә, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 9513 кг. 1 сыерга 15,3 кг. туры килэ, Теләче Агро ҖЧҖның Сауш булекчәсе 1 сыерга 14,9 кг. туры килэ,. Район буенча бу курсәткеч 11,7 кг.
Балалар бакчасында баланы дөрес итеп русча сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү балалар бакчасының төп бурычы булып тора. Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Балаларның ике телне дә яхшы белүләре мөһим.Эш дәфтәрләре балаларның уйлау,фикерләү сәләтен үстерүдә , аларның сүзлек запасын баетуда бик зур ярдәмлек. Балалар дәфтәрләр белән эшне бик яратып башкаралар .
Кыш. Нинди матур! Урамда бөтерелеп ап – ак кар ява. Барысы да ак юрган астында калган. Урамдагы һәр нәрсәгә сокланып карыйбыз.
Кыш көне саф һавада уйнавы бигрәк рәхәт. Балалар саф һавада төрле уеннар уйнарга бик яраталар.
Тәрбияченең төп бурычы – саф һавада хәрәкәт уеннарын оештыру өчен тиешле шартлар тудыру, аларны балаларга файда китерерлек һәм аларның кәефен күтәрерлек итеп оештыру. Бу төр уеннар, балалар төркем белән бергәләшеп башкарган очракта, аның гомуми үсешенә зур өлеш кертәләр: социаль (аралашу белү), эмоциональ (шатлана-шаяра белү) һәм интеллектуаль (аң-белем) сыйфатларын камилләштерәләр. Урамда, ачыкһавада оештырылган уеннарның балага никадәр зур шатлык китерүе, яхшы кәеф һәм канәгатьләнү хисен бирүе – мөһим фактор. Шул ук вакытта алар әйләнә-тирә дөнья, табигать белән таныша; тереклек ничек яши, аны ничек сакларга була дигән сорауларга җавап эзли.
Чарада мәктәп директоры М.М. Сөнгәтуллин һәм Олы Мәтәскә җирлеге ветераннар советы рәисе Нигъмәтҗәнова Ә.Н чыгыш ясадылар.
Бәйге 21 нче ноябрьдә игълан ителгән иде. Барлык фотолар да Теләче балалар китапханәсе группасында урын алдылар һәм алар өчен лайк куеп тавыш бирү барды. Әлеге бәйгедә 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүче Шәмсиева Эзалина җиңеп чыкты һәм диплом белән бүләкләнде.
8 нче декабрь көнне Кэрим Тинчурин театрында Мәгариф һәм фән министрлыгы белән “Салават күпере” ,“Сәхнә” журналлары “Сайяр” театраль фестиваль-конкурсының финал этабы булып узды.Безнең балалар бакчасының театр коллективы җитәкчесе өлкән тәрбияче Галимова Нурия Фархатовна фетивальдән “Сәйяр” балалар һэм яшусмерләр театр фестиваленең зона этабында катнашкан өчен диплом белән буләкләнде.Театр коллективын чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз һэм иҗади уңышлар телибез!