Бу акциядә "Хәзинә" берләшмәсенә йөрүче балалар катнашты. Кышлаучы кошлар турында әңгәмә булды һәм пластик шешәдән җимлек ясалды.Бу әзерләнгән җимлеккә кошлар өчен көнбагыш салынды һәм китапханә бакчасындагы агачка эленде. Безнең бу сыйдан кош-корт бик шат иде.