Мөмкинлекләре чикле булган китап укучыларыбызның өйләренә барып китаплар биреп кайттылар.
Шулай ук китапханәдә мөмкинлекләре чикле булган китап укучыларыбыз Шакурова Миләүшә белән Габидуллина Алсуның үз куллары белән бәйләгән кул эшләреннән “Кул эшләре йөрәккә һәм җанга дәва” дигән күргәзмә эшли.
Җыелыш барышында әти-әниләр республиканың материаль ярдәм биру үзәгенең 41 нче номерлы бүлегенең бүлек мөдире Нигмәтҗанов Ф.В. әти -энилэр түләвенә өстәмә һэм төп компесация алуны электрон хезмәтләр аша алу мөмкинлеге белән таныштырды.
Тәрбияче Юсупова Г.Ф, педагог- прсихолог Зиннатова Г. Р. ,медсестра Миннебаева Н.Н ясле төркемендәге балаларның адаптация чорының барышы, куркынычсызлык кагыйдәләре, куелган тәрбия һәм белем бирү бурычлар белән таныштырдылар.
Олы Мишә урта мәктәбе укучылары белән патриотик рухта булган төрле чаралар еш үтә. Укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре сыйныфтан тыш чаралар, дәресләр аша тәрбияләнә. Мәктәбебез янында Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә һәйкәл бар. Бу һәйкәлне кардан чистартып, тәртиптә тотуны укучыларыбыз үз бурычлары дип саныйлар.
8 декабрь көнне Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында республика күләм балалар һәм яшьүсмерләр театр фестиваленең финал ярышы уздырыла. Шушы чарада Теләченең 3нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Шәрифуллина И.И. катнаша.
Җыелышны сәнгать мәктәбе җитәкчесе Наилә Галимҗанова алып барды. Әти-әниләрне мәктәпнең уставы, уку планнары һәм программалары белән якыннанырак таныштырды. Җыелыштан соң 1 яртыеллык нәтиҗәләре буенча балалар үзләренең алган белемнәрен әти-әниләр каршында концерт формасында имтихан тоттылар. Рәсем бүлегенә йөрүче балаларның эшләреннән күргәзмә ясалды. Әти-әниләр күрсәтелгән эшләрдән бик канәгать калдылар.
2016 елның 9 декабре көнне 13.30 район мәдәният йортында укучыларны авыл хуҗалыгы уку йортларына кертуне арттыру йөзеннән чыгарылыш сыйныф укучыларының республиканың авыл хуҗалыгы уку йортлары һәм Саба агроколлиятләре вәкилләре белән очрашу уздырыла. Очрашуда Теләче муниципаль район башлыгы И.Ф.Зарипов, ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары М.А.Зябборов катнаша.
Барлык теләүчеләрне очрашуга көтеп калабыз.
Чарада узып баручы 2016 елга нәтиҗәләр чыгарылды. Теләче районыннан чарада Башкарма комитетның яшьләр эңшләре бүлеге җитәкчесе Артем Галеев, эчке эшләр бүлеге вәкиле Ризидә Нәҗмиева, районның “ФОРПОСТ” оешмасы җитәкчесе Наил Сәлахов һәм әлеге оешма активистлары Фиданур Мөбәрәкшин, Рафил Хәкимов һәм Рамил Галләмов катнашты. Шуны да искә алып үтәргә кирәк, “ФОРПОСТ” җитәкчесе Наил Сәлахов шушы көннәрдә генә хәрби бурычын үтәп, армия сафларыннан кайтты. Аңа әлеге тәҗрибәсе эшендә дә файдага булыр дип ышанып калабыз.
06 декабря 2016 года в МБОУ «Аланская СОШ» Тюлячинского района для учащихся 7, 8, 10 классов проведен учебный курс для школьников в сфере защиты прав потребителей. Специалист отдела развития и координации внутреннего рынка Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ рассказала школьникам о действии и правоприменении Закона РФ «О защите прав потребителей», об основных потребительских правах, сроках удовлетворения требований потребителей, о порядке предъявления претензии в случае нарушений прав потребителей, а также о том, куда можно обратиться за помощью для защиты нарушенных прав.
7 декабрь көнне Балыклы башлангыч мәктәбендә грипп белән авыруны кисәтү максатыннан Балыклы авылы фельдшеры Хадиуллина Р.Р. “Грипп һәм аны кисәтү” дигән темага укучылар белән әңгәмә үткәрде. Балалар гриппның таралу юллары, аннан саклану чаралары белән таныштылар. Әңгәмә ахырында алар сәламәт булу өчен һәрвакыт спорт белән шөгыльләнергә, күбрәк витаминлы азыклар кулланырга кирәклегенә төшенделәр.