Җыелышны сәнгать мәктәбе җитәкчесе Наилә Галимҗанова алып барды. Әти-әниләрне мәктәпнең уставы, уку планнары һәм программалары белән якыннанырак таныштырды. Җыелыштан соң 1 яртыеллык нәтиҗәләре буенча балалар үзләренең алган белемнәрен әти-әниләр каршында концерт формасында имтихан тоттылар. Рәсем бүлегенә йөрүче балаларның эшләреннән күргәзмә ясалды. Әти-әниләр күрсәтелгән эшләрдән бик канәгать калдылар.