Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар да, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр дә дәүләтебез тарафыннан игътибар үзәгендә. Шул уңайдан безнең мәктәптә 1декабрьдән 10 декабрьгә хәтле Инвалидлар Декадасы игълан ителде. Бүген класс җитәкчеләре укучылар белән «Шәфкатьлелек бизи кешене”, ”Һәр көнне игелек эшлә”дигән темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрделәр.
7 декабрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе Сафина Фәния инвалидлар декадысы уңаеннан тумыштан инвалид Кутузов Тимурның өенә барып , аны китапханәгә кечкенәләр өчен кайткан китаплар белән таныштырды, күчтәнәч пакет тапшырды.
Конференциядә узган хисап чорында сәяси совет һәм җирле ревизия комиссиясенең эшчәнлегенә бәя бирелде, киләчәккә максатлар билгеләнде.
Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, Алан авылы китапханәсендә, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Инвалидлар декадасы кысаларында “Шәфкатьлелек- дөнья бизәге» исемле рейд үткәрелде. Рейд барышында китапханәче инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белеште һәм яңа китаплар белән таныштырды.
7 декабрь 2016 елның Теләче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау инша яздылар. Әлеге инша зачет/незачет системасы буенча бәяләнәчәк.
Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә "Адым саен адым" башлангыч техник модельләштерү түгәрәгендә Инвалидлар көненә багышлап, традицион "Ал конверт" акциясе үтте. Укучылар өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә инвалид балаларга хатлар яздылар.
Бу очрашуда район Мәгариф бүлегеннән мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү методисты Саетова А.Н. , районның халыкны социаль яклау бүлегенән Нигъмәтҗанов Ф.В. һәм барлык балалар бакчалары мөдирләре, шул исәптән Теләченең 3нче балалар бакчасы мөдире Габдулхакова Г.В. катнашты. Сөйләшү вакытында түләүгә карата яңа чыккан карарлар белән танышылды, компенсацияләр һәм аларны исәпләү кагыйдәләре тагын бер тапкыр искә төшерелде, ата-аналарга дөрес итеп җиткерү бурычы куелды.
2 декабрь көнне, Балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче Сахабиев Хабил, өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Заһид кызы җитәкчелегендә, Биектау районында үткәрелгән республика күләм Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең вице- призеденты Хакимов Р.С. призына үткәрелгән “Туган якны өйрәнү калейдоскобы”дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнашып кайтты. Ул Түбән Саурыш авылы җирлегендә табылган борынгы язуларны өйрәнгән фәнни эше белән чыгыш ясады. Алга таба да аңа уңышлар телибез.
Шул уңайдан төрле чаралар үткәрелә. Башлангыч сыйныфларда “Яхшы сүз көне” дигән темага сыйныф сәгатьләре уздырылды, урта һәм югары сыйныфларда уен-викторина үткәрелде. Ярдәмгә мохтаҗ, ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм итү максатыннан һәр класста тимурчылык эше оештырылды. Укучылар кошларны да онытмыйлар, аларга җимлекләр дә ясап элделәр.
Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Габдуллина Нафисә Рөстәм кызы Россия- күләм конкурсында "Милая мама“номинацисендә катнашып 2 – урынга лаек булды. Нәфисәне котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.