Алан балалар бакчасында “Теремкәйдә кунакта ” дип исемләнгән чара булды. Бу чарага ГКУ "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" ның әйдәп баручы белгече Закиров Д.Р. та чакырылды. Чараның максаты :балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ; урамда балаларга очрый торган хәвеф - хәтәр турындагы белемнәрне , светофор сигналлары , аларның әһәмияте турындагы белемнәрне ныгыту, юл билгеләрен нәрсә аңлатуын кабатлау. Ахырда Закиров Динар абыйлары юлда йөргәндә очрый торган куркынычсызлыклар турында сөйләде һәм балалар белән ничек эшләсәң дөрес булуын ачыкладылар. Балалар сорауларга бик дөрес җавап бирде һәм Динар абыйлары истәлекле бүләкләр бирде.
Китап – кешенең хәтере, киңәшчесе, укытучысы. Китапханәсез мәктәпне күз алдына китерүе кыен. Ул китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур. Мәктәп китапханәчесе Мубаракшина Ф. Г. укучылар белән уртак тел табып эшли. Укучылар аның җитәкчелегендә “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” дигән акциядә катнашып, район күләмендә I урын алды һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
6 декабрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, сәламәтлекләре чикле булган авылдашларының өйләренә барып хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырдылар. Кеше дигән олы исемне йөртү – олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.
Күчмә кабул итүдә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Удачина Г.Л., Татарстан Республикасынын бүлек ңитәкчесе Хөсәенов А.Ф., республиканын баликъ булмаган балалар комиссиясе рәисе Гарифуллина И.Х. катнашты. Комиссия эше вакытында баликъ булмаган балаларга карашлы мәсьәләләр каралды. Шулай ук баликъ булмаган балалар эше буенча комиссиянен кинәйтелгән утырышы булды. Утырышта авыр тормыш хәлендә калган хәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә яшәүче балалар турында сүз барды.
Күргәзмәгә авторның әсәрләре куелды.Күргәзмәдән 8 укучы файдаланды.
12 декабря 2016 года с 12.00 до 20.00 часов, в соответствии с поручением Президента Российской Федерации, в органах государственной власти и местного самоуправления Российской Федерации пройдет Общероссийский день приёма граждан. Приём будет проводиться по адресу: Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Ленина, д. 46.
Бәйрәм матур җырлар, биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Тамашачылар һәм артистлар бәйрәм чарасынна канәгать калдылар.
Аларга җурналлар, китаплар тәгъдим ителде. Балалар өлкәннәр өчен үзләренең матур җырларын, шаян биюләрен күрсәттеләр, үзләре ясаган открыткалар, бәйләгән киезләр бүләк иттеләр. Өлкәннәребез күрсәтелгән игътибар, бүләкләр өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр, барыбызга да уңышлар һәм сәламәтлек теләп калдылар.
Бу көнне ничектер бәйрәмгә тиңләп булмый. Ләкин аның бәйрәм икәнен һәр кеше дә аңларга тиеш, чөнки сау-сәламәт кеше белән сәламәтлеге какшаганнар арасында аерма бик зур. Аларның яшәү көчләре сау кешенекенә караганда көчлерәк, чөнки алар бу тормышның кадерен белеп яшиләр.
Яр Чаллы шәһәрендә ачык региональ фестиваль булып узды. “Бәхет йолдызы” милли татар сәнгате бәйгесенең “Вокал-ансабль” номинациясендә Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче балалар В.Кәрим һәм З.Дилә уңышлы чыгыш ясап, 2нче дәрәҗәле Дипломга ия булдылар. Аларны бу бәйгегә музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. әзерләде. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.