Алан балалар бакчасында “Теремкәйдә кунакта ” дип исемләнгән чара булды. Бу чарага ГКУ "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" ның әйдәп баручы белгече Закиров Д.Р. та чакырылды. Чараның максаты :балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ; урамда балаларга очрый торган хәвеф - хәтәр турындагы белемнәрне , светофор сигналлары , аларның әһәмияте турындагы белемнәрне ныгыту, юл билгеләрен нәрсә аңлатуын кабатлау. Ахырда Закиров Динар абыйлары юлда йөргәндә очрый торган куркынычсызлыклар турында сөйләде һәм балалар белән ничек эшләсәң дөрес булуын ачыкладылар. Балалар сорауларга бик дөрес җавап бирде һәм Динар абыйлары истәлекле бүләкләр бирде.