Бу очрашуда район Мәгариф бүлегеннән мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү методисты Саетова А.Н. , районның халыкны социаль яклау бүлегенән Нигъмәтҗанов Ф.В. һәм барлык балалар бакчалары мөдирләре, шул исәптән Теләченең 3нче балалар бакчасы мөдире Габдулхакова Г.В. катнашты. Сөйләшү вакытында түләүгә карата яңа чыккан карарлар белән танышылды, компенсацияләр һәм аларны исәпләү кагыйдәләре тагын бер тапкыр искә төшерелде, ата-аналарга дөрес итеп җиткерү бурычы куелды.