“Туган якны өйрәнү калейдоскобы”

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

2 декабрь көнне, Балалар иҗат  үзәге каршында эшләп килүче  “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче Сахабиев Хабил, өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Заһид кызы җитәкчелегендә,  Биектау районында үткәрелгән республика күләм Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең вице- призеденты Хакимов Р.С. призына үткәрелгән “Туган якны өйрәнү калейдоскобы”дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнашып кайтты. Ул Түбән Саурыш авылы җирлегендә табылган  борынгы язуларны  өйрәнгән фәнни эше белән чыгыш ясады.  Алга таба да аңа уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International