Иске Җөри урта мәктәбендә “Шәфкатьлелек атнасы” игълан ителде.

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Шул уңайдан төрле чаралар үткәрелә. Башлангыч сыйныфларда “Яхшы сүз көне” дигән темага сыйныф сәгатьләре уздырылды, урта һәм югары сыйныфларда уен-викторина  үткәрелде.  Ярдәмгә мохтаҗ, ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм итү максатыннан һәр класста тимурчылык эше оештырылды. Укучылар кошларны да онытмыйлар, аларга җимлекләр дә ясап элделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International