Балалар рәхәтләнеп мультфильмнар карадылар, маҗаралы хикәяләр тыңладылар һәм яраткан әдәби һәм мультфильм геройларын искә төшерделәр, шулай ук кечкенә укучыларыбыз, "Балалар, әйдәгез, тату яшик» дигән Халык бердәмлеге көненә багышланган уен программасында да бик теләп катнаштылар.
Максаты: балалар өчен чыккан энциклопедияләр, белешмәлекләр белән таныштыру, аларны куллана белергә өйрәтү. Балаларга энциклопедияләрнең төзелеше, материалларның урнашу тәртибе аңлатылды.
Россиядә бу көн 2005 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шушы истәлекле датага багышлап Казаклар авылы китапханәсендә “Бердәм булыйк - бергә булыйк” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде һәм аңа күзәтү үткәрелде.
Өченче группада (авыл жирлеклэре) республиканың 13 районы командасы катнашты.
Уен нәтиҗәләре:
1 урын – Чүпрәле
2 урын – Югары Ослан
3 урын – Чирмешән
4 урын – Теләче районы командалары.
5 ноябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Үз хокукларыбызны беләбезме?” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Чараны җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М. алып барды. Ул үз чыгышында төп фикерне балигъ булмаганнар алдында туган проблемалар һәм аларны чишүгә юнәлтте. Чыннан да, ирек һәм хокук тыгыз бәйләнгән. Алар безнең тәртибебезгә йогынты ясый, аның белән идарә итә. Кеше кече яшьтән үк үз хокукларын белеп һәм башкаларның хокукларын ихтирам итеп яшәргә тиеш. Чара ахырында укучылар әнә шундый нәтиҗәгә килделәр.
Көн гимнастика белән башланып китте, аннары укучылар тәрбияче Заббаров А.Ф. җитәкчелегендә бадминтон ярышы уздырдылар. Ял итү белән беррәттән ОГЭга һәм олимпиадаларга әзерләнүне дә онытмадылар.
4 ноябрь – Бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Тәрбиячеләр Тимербаева Ф.Р. һәм Хасаншина Р.Ф. укучылар белән “Туган ил кайдан башлана?” исеме астында диспут – дәрес үткәрделәр. Укучылар дәүләтебез турында белемнәрен ныгытып, дәресне гимн белән тәмамладылар.
На соревновании всего участвовали 20 команд из муниципальных образований РТ. Тренер наших юношей – педагог дополнительного образования ДООЦ Артур Хабиров. По итогам игр, наши юноши заняли 8-е место среди 20-ти команд.
Олы Мишә урта мәктәбендә көзге лагерьның бишенче көне. 4 ноябрь – Бердәмлелек көне буларак билгеләп үтелә. Тарих укытучысы Газизуллин Р.А. укучылар белән “Туган ил кадан башлана?” исеме астында диспут-дәрес уздырды. Укучылар презентация аша дәүләтебез турында белемнәрен ныгытып, дәресне гимн белән тәмамладылар.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Бүген Алан балалар бакчасында тәрбияче балаларны әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды һәм” Дус яшәргә кирәк җир йөзендә”дигән презентация күрсәтте.