ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

27 октябрь көнне Теләче мәктәбенең спорт залында район мәктәпләре арасында “Кэс-баскет” мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этап туры узды. Ярышта районның 9 мәктәбе: Алан, Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Олы Нырсы, Иске Җөри, Теләче, Үзәк һәм Шәдке мәктәпләрендә укучы 1999 елгы яшүсмерләр катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын: Үзәк мәктәбе

2 урын: Теләче мәктәбе

3 урын: Олы Нырсы мәктәбе

     3 ноябрь көнне Теләче мәктәбендә Фән һәм мәгариф министрлыгының 25 октябрьдән булган №2135/16 боерыгы нигезендә башлангыч сыйныф укытучылары һәм фән укытучылары бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Бу тест укытучыларның үз фәне буенча булган белемнәрендәге кимчелекләрне билгеләү өчен үткәрелә. 

     Тест бирүдән югары категорияле,  быелгы уку елында беренче һәм югары категориягә баручы укытучылар азат ителде.

 1 -  2 нче ноябрь көннәрендә Теләче гомуми белем бирү мәктәбе базасында район мәгариф бүлегенең 2016-2017 елга төзелгән планы нигезендә  9 һәм 11 сыйныфларында  рус теле һәм математика фәннәре буенча диагностик тикшерү эшләре уздырылды. Бу чарада районыбызның барлык мәктәпләре дә катнашты.  9 сыйныфтан 147  укучы, 11 сыйныфтан 86 укучы узләренең белемнәрен тикшерделәр

Әлеге очрашуга Балалар иҗат үзәгендә эшләп киткән педагоглар, хәзерге вакытта хезмәт куючы педагоглар һәм администрация членнары катнашты. Чара Балалар иҗат үзәгендә булган кызыклы вакыйгалар, уеннар белән үрелеп барып, кечкенә генэ чәй эчү күренеше белән тәмамланды. Шушы чарада катнашкан һәр кешегә истәлекле бүләк – магнитлар тапшырылды.

"Йөзергә өйрәнү" проекты нигезендә 1 һәм 3 ноябрь көнне барлык мәктәпләрнең 2 сыйныфында укучы укучылар  Байлар Сабасындагы бассейнга бардылар. Физик тәрбия укытучылары укучыларга  йөзергә өйрәнү дәресе үткәрделәр. Укытуда 2 сыйныфта укучы 78 укучы катнашты.

Мондый бәйрәм берничә ел рәттән үтә. Шуңа да елдан-ел үз осталыкларын күрсәтүче балалар саны да арта. Бу юлы да өлкән һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәренә йөрүче малайлар һәм кызлар, төрле милләт вәкилләре киемнәреннән киенеп, матур биюләр һәм җырлар, шигырьләр аша үзләренең осталыкларын  күрсәттеләр.

 

Балаларның шөгыльләре матур җиһазландырылган бүлмәдә була. Һәр көн тәрбияче балалар белән тел көрмәкләндергеч  күнегүләр уздыра, режим моментларында татар халык уеннарын уйныйлар, шулай ук көн дә нәниләр белән шәхси эш тә алып барыла.

Ярыш ике көн- 3 һәм 4 ноябрь көннәрендә узачак, республика районнарыннан 20 команда катнаша. Теләче районы командасының тренеры – балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы – Артур Хәбиров.

Дуслык  ял лагерендә укучылар меню нигезендә тукланалар,төрле чараларда катнашалар, олимпиадаларга, имтиханнарга әзерләнәләр.  Лагерьда укучыларыбыз физик һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр, ял итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International