2016 елның 2 ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Иске Җөри авылы территориясендә куп балалы гаиләләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы ярдәмендә эшләү тәртибен аңлатты.
Әлеге күргәзмә ярдәмендә без балаларның 2005 елдан бирле 4 ноябрьдә билгеләнеп үтүче Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме турындагы белемнәрен киңәйтергә, халкыбызның гореф – гадәтләрен искә алырга тырышабыз. Чөнки Ватаныбыз, аның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану, һәм аның бәхетле киләчәгенә ышаныч белән карау – кешеләрне берләштерә һәм бердәм итә.
Алар газеталардан бигрәк тә "Безнең гәҗит", "Туганайлар","Казан утлары" газета -журналлларын үз иттеләр. Күбрәк әдәби китапларны алып килүне сорадылар. Яна кайткан китаплардан Г. Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр", Җ. Дәрзаман "Җилкәнле көннәр", М.Маликованың "Красный цветок", "Кая чабасың гомер юртагы", Зифа Кадырованың китапларын үзләренә укырга калдырдылар. Алар бик канәгать булып калдылар.
Укучылар кино тарихы белән таныштылар. Слайд-шоу карадылар. Чара ахырындаүзләрен кинотеатрдагы кебек хис итеп,”Баллы күчтәнәчләр” ашап мультфильмнар карадылар.
Әлеге кичәдә танылган язучылар, шагыйрьләр, артистлар катнашты. Шулай ук, Шәтке авылы башлыгы Кадыйров Ф.Г., китапханәче Галимуллина К.Х., мәдәният йорты мөдире Габдуллина Ф.Н. лар да юбилярны тәбрикләделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Юбилей кичәсе бик күңелле үтте.
Укучылар белән дөрес туклану турындагы сорауларга җаваплар таптык, көндәлек режим төзедек һәм шулай ук төрле начар гадәтләргә каршы көрәш турында да сөйләштек. Балалар белән сөйләшүнең төп максаты -балаларның сәламәтлеген дөрес итеп формалаштыру, начар гадәтләрдән арынырга булышу.
Безнең балаларыбыз саф һавада бик теләп төрле уеннар уйныйлар, табигатьне күзәтәләр.Ә бүген алар беренче кар белән уйнадылар. Иң мөһиме, яхшы киенергә, куллар туңмасын өчен бияләй яки перчатка киергә кирәк . Бөтен балалар беренче карга бик сөенделәр. Балаларга саф һавада бик рәхәт,күңелле булды.
2016 елның 2 нче ноябрь көнендә Теләче авылында яшәуче тыл ветераны Садыйкова Бибигазимә Хуҗиәхмәт кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Бибигазимэ апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.
Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.