Шундый кыйммәтле бүләк ясаганы өчен без дә спонсорыбызга китап укучылар исеменнән зур рәхмәт белдердек. Китапханәбезгә искиткеч, матур, кызыклы китаплар кайтуына без бик сөенәбез. Бу юлы алар арасында: А.С. Пушкин, Н.В. Гоголь, А.П. Чехов, В. Катаев, К. Паустовский әсәрләре, Туве Янссон серияләре, шулай ук әкиятләр һәм детективлар бар.
Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Үзенең иҗат гомерендә ул 400 гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә. Айдар авылы китапханәнәсендә Сара Садыйкованын тууына 110 ел тулу уңаеннан "Күңелләрне сызып моң агыла" дип исемләнгән күргәзмә мәшһүр композиторның иҗатын яратучылар өчен тәкъдим ителде. Монда иҗат җимешләре, Сара ханымның биографиясе, аның турындагы истәлекләр урын алды. "Сара Садыйкова-татар халкының моңлы сандугачы" исемле буклет ясалды.
Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә “Халкыбызның моңлы сандугачы” дигән күргәзмә эшли. Әлеге күргәзмәдә татар халкының яраткан композиторы Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗатына багышланган китаплар урын алган.
31 октябрь көнне китапханәче Алсу Фаляхова Тәмте авылына хезмәт күрсәтте.
Әңгәмә вакытында китаплар буенча фикер алышу узды. Ахырдан балалар кызыклы мультфильмнар карадылар.
Әлеге очрашуга Балалар иҗат үзәгендә эшләп киткән педагоглар, хәзерге вакытта хезмәт куючы педагоглар һәм администрация членнары катнашты. Чара Балалар иҗат үзәгендә булган кызыклы вакыйгалар, уеннар белән үрелеп барып, кечкенә генэ чәй эчү күренеше белән тәмамланды. Шушы чарада катнашкан һәр кешегә истәлекле бүләк – магнитлар тапшырылды.
Әлеге бәйрәм безне бердәм булырга, ата- бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. 6 ноябрь Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн. Шушы истәлекле даталарга багышлап Теләче җирлекара китапханәсендә “Бердәмлектә безнең көч” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.
Акция Архангель шәһәрендә туган, талантлы язучы, рәссам Борис Викторович Шергинны искә алу көне уңаеннан үткәрелде. Борис Викторович Шергин -балалар һәм олылар да яратып укый торган кызык һәм тапкыр Шише турындагы әкиятләр авторы. Язучының иҗатында аерым бер урынны төньяк табигатенең матурлыгы, мәдәнияты, көнкүреше, гореф -гадәтләренең һәм төньяк Архангельскның сәнгать һөнәрләре турында язылган көндәлекләре алып тора. Акция барышында укучылар язучының иҗаты белән танышып, «Для увеселенья»,"Волшебное кольцо", "Двинская земля", «Ваня Датский», «Одно дело делаешь, другого не порть» исемле әсәрләрен укыдылар. Презентация аша аның гаиләсе, тормыш юлы турында мәгълүмат тупладылар, ул чор атмосферасын тоя алдылар.