ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бу чарада ике команда “Җитезләр” һәм “Тапкырлар” үзара көч сынашты. Командалар  “Табышмаклар”,Тел чарлау”, “Кисмәктәге хикмәтләр”  “Кем күбрәк сүз яза”,  “Капитаннар алга” дигән бәйгеләрдә көч сынаштылар. Музыкаль тәнәфесләрдә җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Нәтиҗәдә “Җитезләр” командасы җиңүче дип табылды.

Баландыш төп мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Б.В.Шергиннның әсәрләрен бергәләп уку өчен китапханәгә чакырылды. Китапханәче Б.В.Шергин әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар һәм әкиятләр турында сөйләде. Әсәрләре белән танышканнан соң балалар үзара фикер алыштылар һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар. Бу очрашу яшь китап сөючеләрнең күңелендә  озак сакланыр.

Журналлар күргәзмәсендә иң танылган басмалар «Сабантуй», «Салават күпере», «Ялкын» журналлары күрсәтелде, балалар журналларына күзәтү-таныштыру үткәрелде.

            Балалар сорауларга бик теләп

Безнең балалар бакчасыда тәрбияләнүче Валимухаметова Самира  Россия- күләм  конкурсында "поделка“номинацисендә, катнашып ,1 – урынга лаек булды.Самирага алга таба да уңышлар телибез!

30  октябрь көнне Кукмара районында  2004-2005 елда туган кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге узды. Барысы 6 команда катнашты:Кукмара районы “Зилант”, ”СОШ 4”, Саба районы, Теләче районы “Шәтке” командасы, Янил һәм Манзарас авылы командалары.

Гомуми нәтиҗәләр буенча:

1 урында – Шәтке

2 урында – “Зилант”

3 урында – Байлар Сабасы командалары

 

Кызларның тренеры: Гәбделхәев Рәшит Хаҗинур улы.

Кече Кибәхуҗа төп  һәм Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучыларының өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендәге “Балачак” бию коллективы Сабада узган, беренче татар балетмейстеры Гай Таһировның 110 еллыгына багышланган  III Республикакүләм “Шома бас” татар халык биюләре һәм этнографик бию буенча   хореография һәм фольклор коллективлары смотр- конкурсында катнашты һәм Дипломант булды. Котлыйбыз!

2016 елның 29 октябренда Ш.Биктимеров исемендәге Саба район мәдәният йортында беренче татар балетмейстры Гай Таһировның тууына 110 ел уңаеннан үткәрелгән  III Республика "Шома бас" татар биюе конкурсында Кече Кибәхуҗа төп һәм Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәпләренең "Балачак" бию коллективы да катнашты. Балалар иҗат үзәге педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендәге коллектив әлеге конкурсның зона туры дипломанты булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International