Айдар мәдәният йортының фойсы көзге яфраклардан,күргәзмә- композицияләр белән бизәлгән иде. Әлеге чарада балалар табышмакларга җаваплар әйттеләр, төрле конкурсларда катнашып кроссвордлар чиштеләр. Аларның һәрберсенә тәм-томнар таратылды. Күтәренке кәефләрен күрү үзе бер сөенеч өстәде. Йөзләрендәге шатлык-куанычтан нур балкып торды.
Концерт номерларын күңелле конкурслар, шаян сценкалар, кызыклы күренешләр белән алмашынып барды. Барысы да күтәренке күңел белән таралышты.
Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, көз турындагы табышмак табу уенында уйнадылар, бергәләп “Кабартма” әкиятен сәхнәләштерделәр.”Алтын көз” бәйрәме балалар күңелендә шатлык хисләрен уятты. Ахырдан рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Безнең балалар бакчасыда тәрбияләнүче Валимухаметова Самира Россия- күләм конкурсында "поделка“номинацисендә, катнашып ,1 – урынга лаек булды.Самирыга алга таба да уңышлар телибез!
30 ноябрьдә акциядә катнашучылар тарафыннан язучының иң яхшы әсәрләре кычкырып укылды. Теләче җирлекара китапханәсендә дә Теләче мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен Б.В.Шергинның тормыш юлына, иҗатына багышланган дәрес уздырылды. Укучылар язучының “Для увеселенья” дип аталган хикәясен кычкырып укыдылар. Бу әсәр буенча күрсәтелгән презентация әсәрне яхшырак аңларга ярдәм итте.