ЯҢАЛЫКЛАР

21
октябрь, 2016 ел
җомга

21 октябрь көнне 3нче балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркемендә бик күңелле “Алтын көз”бәйрәйме үтте. 

Музыка залы бәйрәмчә бизәлгән. Берсеннән-берсе сөйкемле,  пөхтә, матур киенеп балалар керделәр. Алар сәнгатьле итеп көз турында шигырьләр сөйләделәр, матур итеп җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, бәйрәмгә Көз кызы ямь өстәде, балаларга үзенең күчтәнәчләрен өләште. Бәйрәм бик күңелле узды.

Сыйныф сәгатендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгәндә нинди күңелсез хәлләр килеп чыгуы турында аңлатылды.  Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш.

20 октябрь көннеИске Җөри авылы китапханәсендә Муса Җәлил исемендәге премия иясе , Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты язучы Нәбирә Гыйматдиновага 60 яшь тулу уңаеннан “Поэтик проза остасы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.  Күргәзмәдә язучының тормыш юлы, иҗаты һәм әсәрләре чагылдырылды. Язучының китапларына күзәтү ясалды.  Аның әсәрләрен укучылар яратып укый. 

Биредә балалар “Тылсымлы куллар” журналы редакциясе уздырган “Кояшлы балачак” – “Солнечное детство” иҗади бәйгесенә әзерләнделәр.

Әлеге мастер – класста алар “Гөлчәчәк” татар халык әкиятендәге төп герой – Гөлчәчәкнең караватына ябу өчен матур бизәкле япма әзерләделәр.

Әдибәнең әсәрләре укучылар арасында зур популярлык казана,  алар бер генә укучыны да битараф калдырмый, аның һәр әсәрен көтеп алалар. 20 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә язучының 60 яшьлек юбилее уңаеннан, "Рухи сафлык тарафдары" дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Китапханәче А.Фаляхова аның тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясады.

20 октябрь көнне Әбде мәдәният йорты  хезмәткәрләре «Задоринка» клуб берләшмәсе катнашучылары белән берлектә «Покрау бәйрәме» кичәсе уздырдылар.

Шул уңайдан 20 нче октябрь көнне Айдар мәдәният йортында  Айдар "Ромашка " балалар бакчасы балаларына   мультипроект ярдәмендә татарча мультфильмнар күрсәтелде. Балалар киносы турында сөйләнде. Су анасы, Тукмар белэн Чукмар, Сертотмас Үрдәк кебек танылган әкияти геройлар белән таныштылар. Балалар үзләрен әкият илендә кебек хис итеп яхшы кәеф белән балалар бакчасына кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International