Барысы 19 команда катнашты : Аксубай, Алексеевск р-н, Әлки, Актаныш,Б. Сабасы,Балтач, Биектау, Арча, Алабуга, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә,Сарман р-н (п. Җәлил), Норлат, Тәтеш, Мөслим, Чирмешән, Теләче.
Ул кешенең сәламәтлеген генә ныгытып калмый, ә эшкә, укуга сәләтен арттыра, кәефен күтәрә, тәртипкә өйрәтә. Бүген Олы Мәтәскә урта мәктәбендә иртәнге күнегүләр үткәрелде. Бу күнегүләрне барлык укучылар да бик теләп башкардылар.
Теләче балалар иҗат үзәге “Минем яраткан укытучым” конкурсына йомгак ясады.Олы Мишә урта мәктәбе филиалы Әбде төп мәктәбе укучысы Фазылова А. шигырь уку конкурсында җиңүче булды. Мондый конкурслар укучыларда укытучыларга карата хөрмәт хисе тәрбияли.
Ул һәркемгә муллык китерүче, игеннәр, яшелчәләр җыелып беткәч уздырыла торган зур бәйрәм. Бәйрәмдә укчылар ике командага бүленеп көч сынашты. Балалар төрле сынауларны авырсынмыйча башкарып чыктылар. Яшелчәләрдән өстәл әзерләделәр.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә укучылар спорт белән шөгыльләнергә яраталар. Тәнәфесләрдә, дәрестән соң вакытларда төрле спорт ярышлары оештырыла.Волейбол,теннис,футбол уеннарында укучылар бик актив катнашалар һәм класслар арасында призлы урыннар өчен көрәшәләр.
21 октябрь көнне Алан урта мәктәбендә “Башлангыч сыйныф дәресләрендә системалы – эшчәнлекле якын килү алымнары һәм формалары” темасы буенча башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үткәрелде. Алан урта мәктәбе укытучылары ачык дәресләр бирделәр. Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе семинарда алган яңалыкларны, үзгәрешләрне киңәшмәдә хезмәттәшләренә җиткезде.
Укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, укытучыга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан, Балалар иҗат үзәге 2016 елның 26 сентябреннән 13 октябренә кадәр “Минем яраткан укытучым” республика конкурсының район турын үткәрде.Конкурста Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 4 укучысының эше призлы урыннар яулады һәм эшләр конкурсның республика этабына җибәрелде(Укытучы Мөхәмәдиева Н.Д.).Уңышлар телибез.
20-22 нче октябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Ак барс” көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына, Татарча көрәш буенча Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган XXI шәхси-команда республика бәйгесе үтте.
Район хуҗалыкларында кыр эшләрен үткәргәннән соң, бушаган авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктларын хәм мастерскойларны кышкы сезонга әзерлеген, салкыннар башланганчы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау хәм машина-трактор парклары территориясендә тәртип урнаштыру буенча актив эшләр алып барыла.
Алар үзләренең яшьтәшләренә татар халкының “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, татар һәм рус телендә күмәк җырларын башкардылар. Балалар татар халкының милли уеннарын, җырларын чын актерлар шикелле күрсәтә алдылар. “Алешушка” балалар бакчасына йөрүче балаларга һәм эшчеләргә тамаша бик ошады.