Аны әлбәттә истә калырлык итеп үткәрү өчен оештыручылардан бик зур фантазия һәм әзерлек сорала.
22 октябрь көнне Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Көзге бал” кичәсе үткәрелде. Кичәдә балалар төрле кызыклы, мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар. Әлеге конкурслар белән алар үзләренең иҗади эшчәнлекләрен күрсәттеләр.
Клуб җитәкчесе Гарипова С.Х. белән укучыларга китаплар тәкъдим иттеләр. Яшьләргә дә китаплар ошады. Алар китапларның берничәсен яздырып алдылар. Калганнары клубта калды. Китап бирү эшен клуб җитәкчесе башкарачак.
Алар татар хаклык әкияте “Өч кыз”әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, соңыннан концерт номерлары белән чыгышларын дәвам иттеләр. Аларның осталыкларына бакча эшчеләре дә, балалар да таң калып карап торды. Бу, әлбәттә, коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алга таба да балаларга зур уңышлар, ә Теләченең икенче номерлы бакча хезмәткәрләренә шундый сәләтле балалар, сабырлык, бетмәс-төкәнмәс энергия белән эшләүләрен теләп калабыз!
Балалар « Ике кыз», «Бүләк кемгә?» мультфильмнарын карадылар. Балачак - балаларга әйләнә-тирәне тану өчен искиткеч вакыт. Информация чыганагы һәрвакыт китап кына түгел. Балалар явызлык белән яхшылыкны яраткан мультфильм персонажлары мисалында да аерырга өйрәнәләр.
Әңгәмә барышында балалар заманча мультфильмнарны гына түгел, элеккеге мультфильмнарны да яратып карауларын сөйләделәр. Катнашучылар залдан яхшы кәеф, кызыклы истәлекләр, яңа мультик дуслары белән чыгып киттеләр.
Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды. Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен мавыктыргыч сюжетка корылулары өстенә җәмгыять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклы. Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала.
К.Д.Ушинский балалар арасында әкиятләрнең уңышка ирешүендә халык иҗатының гадилеге белән балалар психологиясенең уртак сыйфатларга ия булуында күрә.
21 нче октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә беренче сыйныф укучылары белән К.Д.Ушинский әкиятләрен кычкырып уку үткәрелде.
Бу чараның максаты балаларга әкиятләрне анализ ясарга өйрәтү, укылганга үзеңнең хисләреңне белдерү, логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, конкурс биремнәре һәм уеннар ярдәмендә укуга кызыксыну тудыру булды. Балалар кызыксынып уеннарда, конкурсларда катнаштылар, артистларча әкият геройларына әверелделәр. Ахырдан бу әкиятләр буенча рәсем конкурсы игълан ителде.
Балалар берләшмәгә бик теләп йөриләр, мәдәният йортында үткәрелгән чараларда актив катнашалар. Мондый чаралар балаларны төрле яктан ачарга,аларның сәләтләрен үстерүгә зур ярдәм күрсәтә.
Артистларның кызыклы тамашаларын, өйрәтелгән күгәрченнәр чыгышын, мавыктыргыч фокусларын авылыбызның нәни тамашачысы алкышларга күмде.