Балалар « Ике кыз», «Бүләк кемгә?» мультфильмнарын карадылар. Балачак - балаларга әйләнә-тирәне тану өчен искиткеч вакыт. Информация чыганагы һәрвакыт китап кына түгел. Балалар явызлык белән яхшылыкны яраткан мультфильм персонажлары мисалында да аерырга өйрәнәләр.
Әңгәмә барышында балалар заманча мультфильмнарны гына түгел, элеккеге мультфильмнарны да яратып карауларын сөйләделәр. Катнашучылар залдан яхшы кәеф, кызыклы истәлекләр, яңа мультик дуслары белән чыгып киттеләр.