21 октябрь көнне Теләченең икенче номерлы ясле бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә йөрүче нәниләр Теләченең беренче номерлы бакчасында кунакта булдылар.

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Алар татар хаклык әкияте “Өч кыз”әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, соңыннан концерт номерлары белән чыгышларын дәвам иттеләр. Аларның осталыкларына бакча эшчеләре дә, балалар да таң калып карап торды. Бу, әлбәттә, коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алга таба да балаларга зур уңышлар, ә Теләченең икенче номерлы бакча хезмәткәрләренә шундый сәләтле балалар, сабырлык, бетмәс-төкәнмәс энергия белән эшләүләрен теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International